Программа

Яңалыклар

Смотрим

"Яңалыклар» тапшыруының беренче чыгарылышы 2016 елның 16 маенда күрсәтелде. Беренче алып баручылар – Чулпан Әмири һәм Батыр Харисов башлынгыч чорда эфирга язмада чыкса, ярты елдан хәбәри–мәгълүмати тапшыру турыдан-туры режимда эшли башлады.

Татар телендә әзерләнгән “Яңалыклар” “Вести Татарстана” чыгарылышы белән бер иҗади мәйданда эшли, шуңа да кайбер вакыйгалардан репортажлар уртак, тәрҗемә итеп эшләнә. 2019 елның 1 нче апреленнән "Яңалыклар "Татарстан телевидениесенең "Милли тапшырулар хезмәте" карамагына күчте. "Актуаль әңгәмә", "Яңа китап", "Парламент хәбәрләре" хәбәри – мәгъләмати тапшыруның даими сәхифәләре. Яңалыклар хәбәрчеләре фикеренчә, телевидение ул – заман көзгесе. Һәр мизгел үзе бер яңалык!