Хәерле көн, Татарстан!

программа

Смотрим

О программе

Татарстан телевидениесенең Милли тапшырулар редакциясе 2017 елны яңача эшли башлады. 3 нче ноябрь көнне эфирга татар телендә "Хәерле көн, Татарстан!" тапшыруының беренче чыгарылышы тәкъдим ителде. Хәбәри –музыкаль тапшыруның максаты – мәдәният вә сәнгать, икътисад вә сәнәгать, мәгариф вә мәгърифәт, спорт вә сәламәтлек, дин вә мәгыйшәт, әхлак вә тәрбия өлкәсендәге яңалыклар, татар гавәмендә күренекле шәхесләр, танылып килүче яшь иҗатчылар белән таныштырып бару. Медиавәзгыятьтә үзгәрешләр тәэсирендә тапшыру камилләшә. 2019 елның 20 маеннан "Хәерле көн, Татарстан!" атнага биш көн һәм турыдан-туры эфирда күрсәтелә башлады. Хәбәри-музыкаль тапшыруның аерым чыгарылышлары күренекле шәхесләргә, милли-гореф гадәтләргә атап ясалган махсус тематик фильмнар рәвешендә дә әзерләнә. Студия кунаклары белән тамашачылар, бигрәк тә күренекле шәхесләр чакырылган көнне, турыдан-туры элемтә рәвешендә сораулар биреп тә аралаша. Тапшыруның "Татар йөзе", "Замандаш", "Сәламәт булыйк", "Әйдә халыкка, хезмәткә, хезмәт эчендә йөзмәккә!", "Җомга вәгазе" дип исемләнгән даими сәхифәләре бар. Татарстан дәүләт телевидениесенең бай архивын , яңа мөмкинлекләрне файдаланып әзерләнгән тапшыруның шигаре: "Хәерле көн, Татарстан!" дип башланган көн, һичшиксез, шәп үтә!

Смотрим также

Авто-геолокация